Размер шрифта: a a a
Цвет сайта: a a a
ПОРТАЛ ГОСУДАРСТВЕННОЙ СЛУЖБЫ ЗАНЯТОСТИ
Республики Татарстан
18.08.2021 г.

О субсидии на открытие ИП

Через Центр занятости населения государство реализует программу поддержки начинающих предпринимателей, которая заключается в выделении субсидии на открытие собственного дела. Помимо субсидии и компенсации затрат на регистрацию ИП, Центр занятости оказывает информационную помощь, консультирует по организации бизнеса, проводит тестирование для определения предпочтительной сферы деятельности и может помочь в составлении бизнес-плана. Всё это делается в рамках содействия самостоятельной занятости безработных граждан.
Как получить субсидию на открытие ИП через Центр занятости?
Шаг 1. Получаем информацию. Перед тем как начинать процесс, разумно узнать из первых уст, на что же можно рассчитывать. Получить информацию лучше непосредственно у специалиста ЦЗН.
Шаг 2. Проверяем себя по критериям. Помощь в открытии ИП от Центра занятости оказывается лишь тем, кто в ней нуждается. Поэтому перед обращением в ЦЗН нужно проверить, можете ли вы рассчитывать на деньги из бюджета. Условия такие:
• заявитель старше 16 лет;
• он является трудоспособным;
• у него нет заработной платы или иного дохода;
• он не является пенсионером;
• он не является учащимся по очной форме, в том числе по направлению ЦЗН.
Шаг 3. Становимся безработным. Перед тем как получить субсидию для ИП, нужно встать на учёт в Центр занятости в качестве безработного. Для этого следует предоставить документы:
• паспорт;
• трудовую книжку (для тех, кто уже начал трудовую деятельность);
• диплом или иной документ, подтверждающий образование;
• справку о среднем заработке за последние 3 месяца;
• если заявитель относится к маломобильной категории граждан - программу реабилитации инвалида.
ЦЗН будет рассматривать заявку не более 10 дней. После этого будущий предприниматель получит статус безработного.
Шаг 4. Составляем и защищаем бизнес-план. Для получения субсидии на развитие своего дела нужно подготовить и защитить бизнес-план. Он должен подробно описывать бизнес-модель, содержать расчёт показателей прибыли, окупаемости и других. Хорошо, если дело будет приносить пользу обществу. Важно обдумать предстоящие затраты и выделить те, на которые планируется пустить средства, полученные из бюджета. Бизнес-план сдается в ЦЗН, после чего будущему предпринимателю необходимо будет предоставить свою «идею» специально созданной для решения вопросов о выделении субсидии, комиссии. При хорошем исходе комиссия примет решение о выделении субсидии.
Отказы также бывают, и на это есть свои причины. Многое зависит от конкуренции между соискателями бюджетных средств, общественной полезности проекта, качества бизнес-плана.
Шаг 5. Заключаем договор с ЦЗН. До этого момента всё взаимодействие с Центром занятости вёл гражданин без статуса ИП. Это принципиально важно! Теперь же пришла пора зарегистрироваться в качестве предпринимателя. Для этого сначала нужно заключить договор с Центром занятости. Далее следует процесс постановки на учёт ИП. После того, как будет получен статус ИП, можно заказывать печати и открывать расчётный счёт.
Шаг 6. Получаем деньги. В ходе постановки ИП на учёт нужно собирать все документы, которые бы подтвердили расходы. Это, как правило, квитанция на уплату пошлины. Эти документы нужны для того, чтобы ЦЗН компенсировал ИП затраты. Для получения денег у предпринимателя должна быть открыта карта платёжной системы «Мир» - бюджетные средства можно переводить только на неё. Сумма субсидии поступит на карту в течение 10 дней.
Шаг 7. Используем средства и отчитываемся. Субсидию, полученную при открытии ИП, нужно потратить в течение 90 дней и в тот же срок отчитаться об этом. Менять направление финансирования недопустимо! То есть, если деньги были получены на закупку оборудования, приобрести на них материалы нельзя. Нужно сохранять все документы (договоры, акты, чеки, платёжки), подтверждающие целевое расходование средств. В указанный срок они предоставляются в ЦЗН. Специалисты центра будут проверять, на что потрачены средства. Если документального подтверждения затрат нет, либо деньги пошли не на выделенные цели, расходы могут не признать. Тогда деньги придётся вернуть в бюджет.
Если у вас остались вопросы, компетентные специалисты ЦЗН ответят на них по телефону: 8(85593)2-60-16

О субсидии на открытие ИП

ХП ачуга субсидияләр турында

Халыкның мәшгульлек үзәге аша дәүләт яңа гына эш башлаучы эшмәкәрләргә ярдәм итү программасын гамәлгә ашыра, ул үз эшеңне ачу өчен бирелә торган субсидияләрдән гыйбарәт. Субсидия бирү һәм үз ХПны теркәү чыгымнарын компенсацияләүдән тыш, Мәшгульлек үзәге мәгълүмати ярдәм күрсәтә, бизнесны оештыру буенча консультацияләр бирә, эшчәнлекнең кайсы юнәлештәгесе кулайрак булуын ачыклау өчен тестлар уздыра, бизнес-план төзегәндә дә ярдәм итә ала. Болар барысы да эшсез гражданнарга мөстәкыйль мәшгульлекне тәэмин итүгә булышу кысаларында эшләнә.
ХП ачу өчен Мәшгульлек үзәге аша субсидияне ничек алырга соң?
1нче адым. Мәгълүмат алабыз. Процессны башлап җибәрер алдыннан беренчел чыганаклардан нәрсәгә йөз тотарга мөмкин булуын ачыклау мөһим. Андый мәгълүматны Халыкның мәшгульлек үзәге (ЦЗН) белгеченнән алу яхшырак.
2нче адым. Үзеңне критерийлар буенча тикшерү. Үзәк ХП ачарга бары тик моңа чыннан да мохтаҗ булганнарга ярдәм итә. Шуңа да ЦЗНга мөрәҗәгать иткәнче, бюджет акчасына өметләнә аласызмы-юкмы икәнне тикшереп карагыз. Шартлар мондый:
• мөрәҗәгать итүче 16 яшьтән өлкәнрәк;
• ул эшкә сәләтле;
• аның хезмәт хакы яки башка кереме юк;
• ул пенсионер түгел;
• ул көндезге бүлектә дә, шул исәптән ЦЗН юлламасы буенча да укымый.
3нче адым. Эшсез статусы алабыз. ХП өчен субсидия алганчы, Мәшгульлек үзәгенә эшсез сыйфатында исәпкә басарга кирәк. Моның өчен түбәндәге документлар таләп ителә:
• паспорт;
• хезмәт кенәгәсе (хезмәт эшчәнлеген башлаган кешеләр өчен);
• белем дәрәҗәсен раслый торган диплом яки башка документ;
• соңгы өч айдагы уртача хезмәт хакы турында белешмә;
• мөрәҗәгать итүче гражданнарның аз хәрәкәт итүче категориясенә керә икән – инвалидны тернәкләндерү программасы.
Мәшгульлек үзәге гаризаны 10 көн эчендә карый. Шуннан соң булачак эшмәкәр эшсез статусы ала.
4нче адым. Бизнес-план төзеп, яклыйбыз. Үз эшеңне үстерүгә субсидия алу өчен бизнес-план төзеп, аны яклау сорала. Анда бизнес-модель тәфсилләп күрсәтелергә, керем күрсәткечләре, үз-үзеңне аклау дәрәҗәсе һәм башкалар исәпләнгән булырга тиеш. Эш җәмгыятькә дә файда китерерлек булса, бик яхшы. Алда торган чыгымнарны санау, бюджеттан алынган акчаны нәрсәгә тотарга планлаштыру бик мөһим. Бизнес-план ЦЗНга тапшырыла, аннан соң булачак эшмәкәр үзенең «идея»сен субсидия бирү мәсьәләсен хәл итү өчен махсус төзелгән комиссия каршында яклый. Нәтиҗә яхшы булса, комиссия субсидия бүлеп бирү турында карар кабул итә.
Комиссия җавабының тискәре булуы да ихтимал, моның үз сәбәпләре бар. Күп нәрсә бюджет средствосына дәгъва итүчеләр арасындагы көндәшлеккә, проектның иҗтимагый файдасына, бизнес-планның сыйфатына бәйле.
5нче адым. ЦЗН белән килешү төзибез. Бу вакытка кадәр гражданин Үзәк белән багланышларны ХП статусыннан башка гына алып бара. Бу бик мөһим! Хәзер исә эшмәкәр буларак теркәлергә чират җитә. Моның өчен башта Мәшгульлек үзәге белән килешү төзелә, аннары – ХПны исәпкә кую процессы. ХП статусы алганнан соң, мөһергә заказ бирергә, исәп-хисап счеты ачарга була.
6нчы адым. Акча алабыз. ХПны исәпкә куйган вакытта чыгымнарны раслаячак барлык документларны да туплап бару сорала. Бу, кагыйдә буларак, пошлина түләгәнлеккә квитанция. Бу документлар ЦЗН тарафыннан сезнең ХП чыгымнарын кайтару өчен кирәк. Акча алу өчен эшмәкәрдә «Мир» системасы түләү картасы булырга тиеш – бюджет акчасы бары тик шул картага гына күчерелә. Субсидия акчасы 10 көн эчендә күчерелә.
7нче адым. Акчаларны кулланабыз һәм хисап тотабыз. ХП ачканда алган акчаны 90 көн эчендә тотарга һәм шул хакта хисап бирергә кирәк. Финанслау башка максатка юнәлтелергә тиеш түгел! Ягъни акча җиһазлар алыр өчен күчерелгән икән, аңа материаллар алырга ярамый. Средствоның максатчан тотылганлыгын раслаучы барлык документларны (килешүләр, актлар, чеклар, түләү кәгазьләрен) сакларга кирәк. Тиешле вакытта анны ЦЗНга тапшырасы. Үзәк белгечләре акчаның нәрсәгә сарыф ителгәнлеген тикшерәләр. Чыгымнарны раслаучы документ булмаса, яисә акча башка максатларга тотылган булса, ул чыгымнарны расламаска да мөмкиннәр. Ул очракта акчаны бюджетка кайтарып бирергә туры киләчәк.
Әгәр сорауларыгыз бар икән, 8(85593)2-60-16 телефоны шылтыратыгыз, Үзәк белгечләре аларга җавап бирәчәк.

Размер шрифта:aaa
Цвет сайта:aaa